Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Александр Трембицкий белән очрашты.
Ростехнадзорның төбәктәге турыдан-туры эшчәнлегенә кагылышлы агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Искәртәбез, Александр Трембицкий Казанга Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Идел буе идарәсенең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашу өчен килде.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте җитәкчесе Александр Трембицкийга Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Бүләк нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән өчен тапшырылды.