Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй белән очрашты

24.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй әфәнде белән очрашты.

Искәртәбез, Кытай Халык Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй җитәкчелегендәге делегациясе Казанга эш сәфәренә килде (2024 елның 25-25 сентябре).

Яклар гамәлдәге багланышларны ныгыту һәм яңаларын киңәйтү, үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыру турында да сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1 октябрьдә КХР төзелүнең 75 еллыгы билгеләп үтеләчәк, һәм бу чорда ил зур уңышларга иреште. Шулай ук безнең илләр арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга 75 ел булачак, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. "Безнең илләр – Россия һәм Кытай җитәкчеләре даими элемтәдә тора һәм хезмәттәшлеккә, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдә дә, зур игътибар бирә", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, Илче әфәнде җитәкчелегендәге КХР делегациясе «БРИКС мөмкинлекләре» яшьләр диалогы чарасын ачуда катнаша (иртәгә, 25 сентябрьдә, Татарстан Халыклары дуслыгы йортында узачак).


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.