Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров һәм «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе Артур Орлов белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Артур Орловны һәм Григорий Гуровны яңа җаваплы вазыйфаларга билгеләнүләре белән котлады.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, Татарстанның Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык һәм «Беренчеләр хәрәкәте» белән хезмәттәшлеге яхшы нәтиҗәләргә ия. «Моның өчен рәхмәт белдерәсем килә һәм шундый ук конструктив хезмәттәшлеккә өметләнәм», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов кыскача гына республиканың яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшләре турында сөйләде. Инфраструктура яңартыла - мәктәпләр белән беррәттән яшүсмерләр клублары, яшьләр үзәкләре, балаларны савыктыру лагерьлары ремонтлана һәм төзелә. Татарстан - яшьләр катнашындагы федераль конкурсларда актив катнашучы. Татарстан яшьләр юнәлешен актив үстерүне дәвам итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов һәм киләчәктә дә төбәктә яшьләр проектларына һәм аларның инициативаларына ярдәм итәчәкләрен белдерде.
Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнашты.