Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры урынбасары – Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре башкомандующие Сергей Лебедев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Очрашуда катнашучылар республикада хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү, Татарстан буенча Росгвардиянең матди-техник базасын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук башка актуаль темалар да кузгатылды.
Очрашуда ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров һәм башкалар катнашты.