ТР Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг" АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды

23.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр арасында - нефть, газ, химия тармагы өчен проектлар һәм технологияләр, шулай ук медицинада куллану өчен югары технологияле проектлар.

Кайбер мәсьәләләр буенча «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин аңлатма бирде.

Әйтик, «Ксенон – наркоз без осложнений и побочных эффектов» нотыгы тәкъдим ителде. Бу хакта «Техник материаллар» ҖЧҖ директоры Станислав Комаровский сөйләде (Мариуполь). Ул, аерым алганда, ксенонны кеше органнарына йогынты ясамаганга күрә «алтын наркоз» дип атыйлар, диде. Бу юнәлешләрнең барысы да югары технологияле, дип ачыклык кертте нотыкчы. Вера Виль, РАНның Н.Д. Зелинский исемендәге Органик химия институтының лаборатория мөдире, (Мәскәү) полимер продукция җитештерүдә куллану технологиясен эшләүне тәкъдим итте.

Аннары мотор майларына һәм ягулыкка өстәмәләр өлкәсендәге инновацияләр турында «Архимед «ФҖП» ҖЧҖнең (Санкт-Петербург) өлкән фәнни консультанты Валерий Прокофьев сөйләде. Бүген мондый өстәмәләр экологик нормалар өлкәсендә аеруча мөһим, дип саный нотыкчы.

МИСИС илкүләм тикшеренү технология университетының (Мәскәү) фән һәм инновацияләр буенча киңәшчесе Андрей Поляков химия өлкәсендә сынау җайланмалары әзерләү турындагы нотык белән чыгыш ясады. «Лабадванс» ҖЧҖ (Мәскәү) генераль директоры Алексей Черемисин «Чиптагы лаборатория» проектын тәкъдим итте. Компаниягә 2020 елда Сколтех хезмәткәрләре нигез салган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.