Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәтенең VIII корылтай-съезды чараларында һәм XX халыкара мөселман форумында катнаша

21.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Төп максаты - Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәтенең VIII корылтай-съездында һәм XX халыкара мөселман форумында катнашу.

Чара Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә уза. Бүген Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәтенең VIII корылтай-съезды һәм XX халыкара мөселман форумы чаралары Коръәни-Кәрим уку белән ачылды.

Төп нотык белән мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясый. Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин съезд һәм XX халыкара мөселман форумында катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде, аны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин юллаган.

Чарада катнашучыларга шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин видео сәламләү юллады.

Шулай ук форумның резолюциясе кабул ителәчәк. Исегезгә төшерәбез, XX халыкара мөселман форумының темасы - «Тынычлык юлы: гармонияле яшәешнең нигезе буларак диалог».

РФ Мөселманнары диния нәзарәте сайтында трансляция оештырылды: https://dumrf.ru/media/video/23988


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.