Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы рәисе итеп - Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары итеп Юрий Камалтынов һәм Марат Әхмәтов сайланды

20.09.2024

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Карар яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында кабул ителде, аның кандидатурасы өчен депутатларның күпчелеге – 85 кеше тавыш бирде.

Искәртәбез, бүген 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышлар залында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы ачылды.

Утырышның көн тәртибенә, ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсе карары нигезендә, 17 мәсьәлә кертелгән, нигездә алар барысы да оештыру характерында.

Җиденче чакырылышның беренче утырышы эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Сайлаучыларның яңа чакырылыш парламент эше белән кызыксынуы сәбәпле, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышын телевидение һәм радио аша турыдан-туры трансляцияләүне оештыру турында карар кабул ителде. Парламент Рәисе сайланганчы, Татарстан Республикасы Конституциясенең 73 статьясы нигезендә, утырышны ачу һәм алып бару хокукы өлкән яшьтәге депутат Марат Галиевка бирелде.

Парламентның «КПРФ" һәм "Бердәм Россия» фракцияләре Хафиз Миргалимов һәм Фәрит Мөхәммәтшин кандидатураларын карарга тәкъдим итә", – диде җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләрен оештыру комитеты рәисе Алексей Созинов.

Утырышта кандидатуралар күрсәтү буенча башка тәкъдимнәр булмады.

«Минем кандидатурамны яңадан тәкъдим итүләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Әмма бу депутатларның теләге генә түгел, моны сайлау нәтиҗәләре дә күрсәтте. Халык безнең эшне яхшы бәяләде, һәм «Бердәм Россия» партиясе күпчелек тавыш яулады. Парламентта башка сәяси партияләрнең дә саны артуы шатлыклы", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент эшчәнлеге ачык һәм хәбәрдар булырга тиеш, дип ассызыклады ул.

ТР парламенты башлыгы электрон системаны кулланып яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды. Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары итеп Юрий Камалтынов һәм Марат Әхмәтов сайланды.

"Ике фракция дә өч кандидатура тәкъдим итте. "Бердәм Россия" - Юрий Камалтыноны в һәм Марат Әхмәтовны, КПРФ Хафиз Миргалимовны тәкъдим итте. Мин ике кандидатурага тукталдым", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Әхмәтов һәм Камалтынов кандидатуралары депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды.

ТР Дәүләт Советы Секретаре итеп яңадан Лилия Маврина сайланды. Аның өчен парламентарийлар шулай ук бертавыштан тавыш бирде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ММЧ материаллары буенча.