Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиденче чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышында катнаша

20.09.2024

Бүген 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышлар залында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышы ачылды.

Утырышның көн тәртибенә, ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләре киңәшмәсе карары нигезендә, 17 мәсьәлә кертелгән, асылда алар барысы да оештыру характерында.

Парламент Рәисе сайланганчы, Татарстан Республикасы Конституциясенең 73 статьясы нигезендә, утырышны ачу һәм алып бару хокукы иң өлкән яшьтәге депутат Марат Галиевка бирелде.

Марат Галиев билгеләп үткәнчә, ТР парламенты адресына котлау телеграммалары килгән. Аерым алганда, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, республиканың яңа депутатлар корпусына уңышлы эш теләп, Федерация Советы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының нәтиҗәле хезмәттәшлеге киләчәктә дә Россия дәүләтчелеген ныгытуга юнәлдереләчәгенә ышаныч белдергән. Ил төбәкләренең закон чыгару җыелышлары җитәкчеләреннән дә котлау телеграммалары килгән.

Җиденче чакырылышның беренче утырышы эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Сайлаучыларның яңа чакырылыш парламент эше белән кызыксынуы сәбәпле, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышын телевидение һәм радио аша турыдан-туры трансляцияләүне оештыру турында к кабуларар кабул ителде.

Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының беренче утырышы көн тәртибе:

1. Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2024 елның көзге сессиясе эш органнары турында.

2. Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларның нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы.

3. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисен сайлау турында.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасарларын сайлау турында.

5. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре сайлау турында.

6. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларын төзү турында.

7. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары составы турында.

8. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары рәисләрен сайлау турында.

9. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумын сайлау турында.

10. Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен төзү турында.

11. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен төзү турында.

12. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясен төзү турында.

13. Профессиональ даими нигездә эшләү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау турында.

14. Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил вәкаләтләрен бирү турында.

15. Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле турында.

16. Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан карау тәмамланмаган закон проектлары буенча җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җаваплы комитетларын билгеләү турында.

17. Россия Федерациясе сенаторы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан вәкил вәкаләтләре бирелгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, парламентның ВКонтакте һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнде.

Утырышта җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Аның кандидатурасы өчен депутатларның күпчелеге – 85 кеше тавыш бирде. Парламентның «КПРФ һәм "Бердәм Россия» фракцияләре Хафиз Миргалимов һәм Фәрит Мөхәммәтшин кандидатураларын карарга тәкъдим итә", – диде җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләрен оештыру комитеты рәисе Алексей Созинов.

Утырышта кандидатуралар күрсәтү буенча башка тәкъдимнәр булмады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ТР Дәүләт Советы һәм ММЧ материаллары буенча.