Бүген Лениногорск муниципаль районы Советының чираттан тыш кырык өченче сессиясе узды. Сессиядә Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаруны Әлмәт районы башлыгының элеккеге урынбасары Марат Гыйрфановка ышанып тапшырдылар.
Лениногорск районының хәзерге башлыгы Рәгать Хөсәенов, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутат итеп сайлануы сәбәпле, муниципаль берәмлек башлыгы вәкаләтләреннән баш тартты. Лениногорск районы җитәкчесе вазыйфасында Рәгать Хөсәенов 15 ел булды.
Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров актив һәм нәтиҗәле эше өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән Рәгат Хөсәеновка рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге - «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Әсгать Сәфәров Марат Гыйрфановны вазыйфасына билгеләнүе белән котлады һәм яңа өлкәдә уңышлар теләде. ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе барлык процедура мәсьәләләре дә үтәлер һәм Гыйрфанов кандидатурасы район Советы депутатлары һәм халык арасында хуплау табар, дип ышаныч белдерде.
"Ышанам ки, сезнең ярдәм белән ул үзенә йөкләнгән бурычларны уңышлы хәл итәчәк һәм районның социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итәчәк", - диде Әсгать Сәфәров. "Уртак тырышлык белән без республика җитәкчелеге һәм ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов куйган барлык бурычларны лаеклы үти алачакбыз. Лениногорск районы халкы иминлегенә хезмәт итәчәкбез", - дип ышандырды Марат Гыйрфанов.
Марат Гыйрфанов 1980 елда Коми Республикасының Приполярный бистәсендә туа. Югары белемле. Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен (хәзерге Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын) тәмамлаган. Төрле елларда Марат Гыйрфанов «Спецпромстрой» ҖЧҖ директорының төзелеш буенча урынбасары, ТР Госархстройнадзорының көньяк-көнчыгыш зона бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфаларын башкараган. Әлмәт районы Башкарма комитетында 2007 елдан бирле эшли. Башта Гыйрфанов төзелеш һәм элемтә бүлеге башлыгы урынбасары, аннары әлеге бүлек башлыгы булып эшли. 2012 елда Марат Гыйрфанов Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде.
Нәкъ өч ел элек, 2021 елның сентябрендә Әлмәт районы башлыгы урынбасары була. 1 нче класслы хакыйкый муниципаль киңәшче.
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанның өч муниципаль районында 8 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көненнән соң кадрлар үзгәрешләре булган. Лениногорск районыннан тыш, Аксубай һәм Теләче муниципаль районнарында да үзгәрешләр бар.