Рөстәм Миңнеханов барында «ОАК» ГАҖ һәм «Сибирь" авиакомпаниясе» (S7) АҖ арасында авиакомпания флотын киңәйтү мәсьәләсе буенча Үзара хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды

18.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барында «ОАК» ачык акционерлык җәмгыяте (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) һәм «Сибирь" авиакомпаниясе» АҖ (S7) арасында авиакомпания флотын киңәйтү мәсьәләсе буенча Үзара хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Имзалау чарасы С.П. Горбунов исемендәге КАЗда – «Туполев»АҖ филиалында узды. Документка Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе генераль директоры Юрий Слюсарь һәм S7 компанияләр төркеме акционеры Владислав Филев кул куйды.

Меморандум Себер авиакомпаниясе ихтыяҗлары өчен 100 камилләштерелгән Ту-214 пассажир самолетын китерү буенча уртак эшне күздә тота.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.