Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда С.П. Горбунов исемендәге КАЗда – «Туполев» АҖ филиалында булды. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов «Туполев» АҖ Директорлар советы рәисе булып тора.
Заводка килүгә үк Рөстәм Миңнеханов кайбер төзелеш объектларын карап чыкты, аерым алганда, С.П. Горбунов ис. КАЗның механика эшкәртү цехы төзелешен мәйданчыгын карады.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, әлеге объект төзелеше кызу темплар белән бара. Эшләрнең барышы һәм төзелешне тәмамлау сроклары турында җентекләбрәк сөйләделәр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар озын үлчәмле станоклар участогында, шулай ук башка цехларда, агрегат-иң соңгы җыю корпусында һәм башкаларда булдылар.
Шуннан соңгы объектта Рөстәм Миңнехановка логистика үзәкләре төзелеше турында хәбәр иттеләр. Шулай ук композит җитештерү өчен цехлар төзү, линия җитештерүе өчен реконструкция һәм яңадан җиһазлау өчен мәйданчык тәкъдир ителде.