Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек» II халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу эштә шулай ук Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо да катнашты.
Алексей Песошин искә төшергәнчә, «РОСТКИ» форумы беренче тапкыр 2023 елда узган иде һәм үзен Россия төбәкләре һәм Кытай провинцияләре арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык буларак күрсәтте. Узган ел форумда Россиянең 58 төбәгеннән һәм КХРның 14 провинциясеннән 7 мең кеше катнашты. "Форум яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру һәм кытай партнерлары белән уртак җитештерүләр булдыру өчен башлангыч нокта булды", - дип ассызыклады республика Премьер-министры.
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләп үткәнчә, республикабызның Кытай белән хезмәттәшлеге актив үсә. Узган елда товар әйләнеше 3 млрд долларга җиткән - бу 2022 елга караганда 2 тапкырга күбрәк. Быел форум 13-15 ноябрьдә узачак. Эшлекле программа сәнәгать, төзелеш, мәгълүмати технологияләр, эшлекле берләшмәләр, мәгариф, авыл хуҗалыгы, транспорт, финанс һәм инвестицияләр, яшьләр эшкуарлыгы, мәдәният, туризм, кытай кухнясы фестивале, социаль мохит һәм үзара мәдәниятләр темасы буенча 72 сессияне үз эченә ала. Форум кысаларында кунаклар республиканың сәнәгать потенциалы белән таныша, алдынгы предприятиеләрдә, шул исәптән Кытай инвесторлары заводларында була алачак. Шулай ук Россия һәм Кытайның сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренә багышланган Russia-China Expo халыкара күргәзмәсе планлаштырыла. Моннан тыш, форум көннәрендә өстәл теннисы буенча Россия-Кытай турниры оештырылачак.
Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр иткәнчә, Россия-Кытай форумы кысаларында 14-15 ноябрьдә «Ребус» халыкара форумы узачак. Узган ел анда катнашучылар тарихи үзәктә төзелеш икътисады турында фикер алыштылар. Быел форумның төп темасы агломерация үсеше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу булачак.