Татарстан Рәисе Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты

09.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Kazan Digital Week» форумы кырларында БГӘ эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов эшкуарларга Казанга визитлары һәм форумда катнашулары өчен рәхмәт белдерде. "Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - якын партнерлар. Татарстан Россия-Әмирлекләр элемтәләре үсешенә үз өлешен кертергә тырыша", - диде ул.

Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан ислам дөньясы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән багланышларга зур әһәмият бирә. Татарстан - Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Республикада хәләл индустрияне үстерү буенча актив эш алып барыла.

"БГӘ - социаль-икътисадый элемтәләрне үстерү өчен иң кызыклы партнерларның берсе. Безнең товар әйләнеше арта. Узган елда үзара сәүдә алдагы ел белән чагыштырганда 6 тапкырга артты һәм 4 434 млн тәшкил итә", - дип билгеләде ул.

Шулай ук Татарстан белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында мәдәният, спорт һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек үсә бара «Без сезнең ил белән уртак проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итү белән кызыксынабыз, тиешле ярдәм күрсәтәчәкбез», - дип өстәде ТР Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.