Татарстан Рәисе һәм Касперский лабораториясе генераль директоры кибериминлек дәрәҗәсен арттыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

09.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Лаборатория Касперского» АҖ генераль директоры Евгений Касперский белән очрашты. Очрашу «Kazan Digital Week» форумы кысаларында «Казан Экспо»да узды.

Яклар кибериминлек дәрәҗәсен күтәрү, балаларны мәгълүмати куркынычлардан һәм цифрлы мохиттә куркынычлардан саклау, уртак белем бирү программаларын эшләү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.

"Касперский лабораториясе" - 1997 елдан бирле мәгълүмати иминлек һәм цифрлы хосусият өлкәсендә эшләүче халыкара компания. Бүгенге көндә компания бер миллиардтан артык җайланманы массакүләм киберянаулардан һәм максатчан һөҗүмнәрдән саклаган, ә тупланган белем һәм тәҗрибә бизнесны, критик мөһим инфраструктураны, дәүләт органнарын һәм бөтен дөнья буйлап гади кулланучыларны яклау өчен инновацион хәл ителешләргә һәм хезмәтләргә трансформалаша.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.