Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week утырышында: Татарстанда 319 дәүләт хезмәте электрон рәвештә күрсәтелә, яңа бурыч - оешмаларда һәм КФҮләрдә барыйча хезмәтләр күрсәтелү

09.09.2024

Татарстан - илдә цифрлы трансформация лидерларының берсе. «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы гамәлгә ашыру ИТ-тармак үсешенә өстәмә импульс бирде.

Бу хакта бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week – 2024 форумының «Киләчәк технологик лидерлыктан гыйбарәт" пленар утырышында белдерде.

Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.

Форум кунаклары арасында Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, башка рәсми затлар бар иде. Форумда катнашучыларга видео сәламләү сүзен Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин юллады. Пленар утырышның модераторы Россия журналисты, «Россия-24» каналында мәгълүмати программалар алып баручы Дмитрий Щугорев булды.

Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week гадәттәгечә кызыксыну уята. Ул ассызыклаганча, биредә ИТ- өлкәдә төп эшләүчеләр бар, һәм форум мәйданчыгы яңа планнар билгеләргә һәм мөһим темалар турында фикер алышырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, форумның пленар утырышында чыгыш ясап, чараны уздыруда ярдәмнәре өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына рәхмәт белдерде. Ул искә төшергәнчә, форумны әзерләү һәм уздыру буенча ведомствоара эш төркемендә, бердәм эш нәтиҗәсендә, республика һәм федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җыелды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук чараның инициаторы һәм оештыручысы – Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясен билгеләп үтте.

"Татарстан – илдә цифрлы трансформация лидерларының берсе. «Цифрлы икътисад» илкүләм программасын гамәлгә ашыру ИТ-тармак үсешенә өстәмә этәргеч бирде, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Ил Президенты Владимир Путин ярдәме белән программа кысаларында колачлы чаралар гамәлгә ашырыла. Тизләнешле интернетка 10,5 меңнән артык социаль учреждение тоташтырылган. Цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча зур эш алып барыла: бүгенге көндә республикадагы йорт хуҗалыкларының 86%ы киң полосалы Интернет белән тәэмин ителгән. Соңгы 3 елда гына да 300 меңнән артык. авыл хуҗалыклары оптик тизләнешле Интернет белән тәэмин ителде».

Без һәр кешенең мәгълүмат, дәүләт һәм финанс хезмәтләреннән тиз файдалануына омтылабыз, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Россия Президенты куйган илкүләм максат кысаларында республика барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне – барлыгы 319 хезмәтне – электрон рәвештә гражданнар файдалана ала торган беренче төбәк булды. Бу эш дәвам итә, һәм хәзер безнең бурыч - хезмәтләрне оешмаларга һәм КФҮләргә килмичә электрон рәвештә күрсәтү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

2023 елда Kazan Digital Week та имзаланган килешү кысаларында Татарстанда, «Ай-Си-Эл» компаниясе белән берлектә, республика һәм муниципаль учреждениеләрне «Астра Линукс» операцион системасына күчерү буенча эш алып барыла. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, агымдагы ел ахырына кадәр күчүне якынча 140 мең эш урыны башкарачак.

"Республикада 3 ИТ-парк мәйданчыгы эшли, һәм бүген алар тулысынча эш белән мәшгуль, - диде аннары Рөстәм Миңнеханов. – ИТ-паркта 546 резидент эшли, 6 мең эш урыны булдырылган. Кайбер резидентлар Россия төбәкләре һәм дустанә илләр компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итә».

Моннан тыш, ИТ-инфраструктураның эре шәһәрләрдә генә төзелмәве мөһим. Татарстанда талантлы яшьләрне җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү өчен республиканың 20 районында муниципаль ИТ-мәйданчыклар ачылды. Россия ИТ-компанияләренең һәм белгечләренең җәлеп итү үзәге - Иннополис шәһәре, диде Рөстәм Миңнеханов. "Махсус икътисадый зонаның ике мәйданчыгында 338 компания эшли, аларның инвестицияләре 174 млрд сумнан артып китте, 10 меңгә якын эш урыны булдырылды. Быел җәй көне Идел буенда иң эре мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау үзәге ачылды, аны безнең стратегик партнер – «Росатом» дәүләт корпорациясе төзеде", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ил Хөкүмәтенә 1119 нчы карары өчен рәхмәт белдерде – аның кысаларында «Иннополис» МИЗ территориясендә 2 эре индустриаль парк төзелде. Ул форумда катнашучыларны югары технологияле проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан мәйданчыклары резидентлары булырга чакырды.

"Күпьеллык системалы эш нәтиҗәсендә Татарстанда куәтле ИТ-тармак формалашты. Республикада якынча 3,3 мең ИТ-компания эшли, аларда 42 меңнән артык кеше эшли. Соңгы 5 елда аларның еллык кереме 2 мәртәбә артты һәм узган елда 177 млрд. сумга җитте", - дип сөйләде ул.

"Татарстанда төрле яшьтәгеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү һәм ИТ-белем бирүнең комплекслы системасы төзелде, - диде аннары Рөстәм Миңнеханов. - Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта балалар ИТ- паркы һәм башлангыч ИТ-мәктәп эшли. «Сбербанк» белән уртак «Мәктәп 21» проекты эшли, һәм бу проектка ихтыяҗ зур. Өлкән буын өчен Өченче буын университеты эшли. Без студентларның технологик эшкуарлыгына аерым игътибар бирәбез. Быел Татарстан Инновацияләргә ярдәм фондының «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр саны буенча Мәскәүдән кала икенче булды. Безнең республикадан - 292 җиңүче".

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, белем бирүгә һәм кадрлар формалаштыруга Казан элемтә техникумы зур өлеш кертә. Бүген ул федераль компетенцияләр үзәге статусына тулысынча туры килә, биредә 38 төбәктән килгән студентлар белем ала, ә конкурс бер урынга 15 кеше тәшкил итте. "2015 елдан техникум чемпионат хәрәкәтенең актив катнашучысы булып тора. 2024 елның сентябрендә аның базасында югары технологияле һәм перспективалы юнәлешләр буенча БРИКС халыкара чемпионатының финал этабы узачак", - дип искәртте Татарстан Республикасы Рәисе һәм Мәкъсүт Шадаевтан яңа кампус төзү проектына ярдәм итүен сорады.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук федераль министрдан «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектын формалаштыру эше кысаларында төбәк һәм муниципаль хакимият органнары өчен 10 үрнәк мәгълүмати система булдыру буенча эш төркемнәре составына республика вәкилләрен кертүне сорады. "Ил Президенты һәм Хөкүмәте безгә зур ышаныч белдерде – республика берничә халыкара чаралар өчен мәйданчык итеп сайланды. Казан беренче "Киләчәк уеннарын" кабул итте – спорт, фән һәм технологияләр тоташуындагы спорт вакыйгасы. Безгә Иннополиста БРИКС илләренең элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлары очрашуын үткәрергә кирәк (агымдагы елның 26-27 сентябре), ә октябрьдә Казанда 16 нчы БРИКС саммиты узачак, анда югары делегацияләр катнашыр дип көтелә. Федераль дәрәҗәдәге чара статусын алган Kazan Digital Week форумы республикабызның визит карточкаларының берсенә әверелде һәм ел саен Россия һәм чит ил профессиональ җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уята", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде. Ул форум мәйданчыгында уртак эш иң яхшы тәҗрибәләр белән танышырга, илебез сәнәгатен һәм фәнен үстерүгә юнәлдерелгән алга китеш юлларын эшләргә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.