Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханова Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумын ачу тантанасында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза. Kazan Digital Week форумы инде бишенче тапкыр уздырыла (онлайн һәм офлайн форматта).
Бу вакыт эчендә ул үзен мөһим дәүләт карарларын эшләгәндә эшлекле бергәлек белән элемтә өчен канал итеп күрсәтте. "Сезне Татарстанда Kazan Digital Week халыкара форумы ачылышында сәламләвемә шатмын", - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга чарага федераль статус бирү турында карар кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде. "Бу федераль хакимият органнары җитәкчеләре, төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән коллегалар, фән һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде ,- диде Татарстан Рәисе. - Форум мәйданчыгында уртак эш безнең казанышларны һәм безнең алда торган бурычларны объектив бәяләргә, хезмәттәшлек чикләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк".
Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Таттелеком», БАРС Групп, «ВТБ» банкы, Касперский лабораториясе кебек компанияләренең форум партнерлары булуларын билгеләп үтте. Исегезгә төшерәбез, быел форумда Россиядән һәм якын һәм ерак чит илләрдән 16 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 600е спикер сыйфатында чыгыш ясаячак. 4 мең кв. м мәйданлы күргәзмә экспозициясендә 140тан артык стенд тәкъдим ителгән, аларда 200дән артык алдынгы ИТ-компания үз хәл ителешләрен күрсәтәчәк. Форум кысаларында 100дән артык чара узачак, алар арасында Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының стратегик сессияләре, конференцияләр һәм секцияләр, конкурслар. Барлык эшлекле чараларның үзәгендә цифрлы сервислар булдыруга, программа белән тәэмин итүгә, югары технологияле продукция эшләү һәм җитештерүгә гамәли якын килүләр ята, дип билгеләде Татарстан Рәисе.
"Санкцион чикләүләр шартларында бу мәсьәләләр аерым әһәмияткә ия", - дип ассызыклады ул. Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга уңышлы эш һәм кызыклы эшлекле очрашулар теләде.
Kazan Digital Week ачылу тантанасында Беларусь Республикасы Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Анна Рябова, Төркия Республикасы Сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрҗан, Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Зәкәрия Чёшту һәм башка рәсми затлар катнашты.
Форум турында тулырак - https://kazandigitalweek.com/ru/site