Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Президентының Җәбраил, Губәдле һәм Зангилан районнарындагы махсус вәкиле Вахид Рәсим улы Гаҗиев белән очрашты

09.09.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Президентының Җәбраил, Губәдле һәм Зангилан районнарындагы махсус вәкиле Вахид Рәсим улы Гаҗиев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аңа Татарстанга визиты өчен рәхмәт белдерде. «Безнең өчен бу эшлекле багланышларны дәвам итү һәм Россия-Әзәрбәйҗан мөнәсәбәтләрен алга таба үстерү кысаларында мөһим», - диде ул.

Татарстан Рәисе шулай ук Әзәрбәйҗанга эш сәфәре вакытында Җәбраил, Губәдле һәм Зангилан районнары үсешенең темплары белән соклануын билгеләп үтте. Аннары уртак проектлар буенча фикер алышу булды, башка актуаль темалар күтәрелде. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.