Казахстан башкаласы Астанада V Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасы узды. Чара «Астана – Арена» стадионында бара.
Казахстан ягы чакыруы буенча ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Казахстанда 2024 елның 8-13 сентябрендә уза. Уеннарда 85 илдән 2 меңнән артык кеше катнашачак. V Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасы Казахстан Республикасы Дәүләт флагын һәм Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары флагын күтәрүдән башланды. Казахстан Республикасы гимны һәм уеннар гимны башкарылды. Аннары спортчылар парады булды.
Ачылу тантанасында кунаклар арасында Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев, Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Җапаров, төркмән халкының милли лидеры - Төркмәнстанның Халк Мәсләхәте башлыгы Гурбангулы Бердымөхәммәдов, Бөтендөнья этно-спорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган һәм башкалар бар иде.
Искәртәбез, моңарчы Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Касым-Җомарт Токаев белән очрашкан иде («Акорда» резиденциясендә).