Бүген Астанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президенты Касым-Җомарт Токаев белән очрашты.
Очрашу «Акорда» резиденциясендә узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Астанага Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарын ачу тантанасында катнашу өчен килде.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Президентын Астанада V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын уздыру белән котлады. «Күчмә халыкларның уеннары, һичшиксез, күчмә цивилизацияләр мәдәниятен торгызуга һәм саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертә», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне ныгыту өчен шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде.
"Россия Президенты Владимир Владимирович Путин белән бергә, Сез төбәкләр дәрәҗәсендә безнең илләр арасындагы элемтәләрне үстерүгә актив ярдәм итәсез. Хезмәттәшлек көн тәртибе шактый бай", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Узган ел йомгаклары буенча Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 7%ка арткан һәм 810 миллион доллар тәшкил иткән.
Үз чиратында Касым-Җомарт Токаев Татарстан белән гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар да план буенча бара дип ышандырды. "Сезне сәламләвемә шатмын. БРИКС саммитына әзерлек белән мәшгуль булуыгызга карамастан, Сез бүген безнең белән. Безнең барлык уртак проектлар план буенча гамәлгә ашырыла һәм минем шәхси контролемдә", - диде Казахстан Республикасы Президенты, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.