Рөстәм Миңнеханов Астанага килде, анда ул Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашачак

08.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренә Астанага килде.

Визитының төп максаты - Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын ачу тантанасында катнашу. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Казахстан башкаласына Казахстан ягы чакыруы буенча килде.

Астана халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Казахстан Сәнәгать һәм төзелеш министры Канат Шарлапаев, башка рәсми затлар каршы алды.

V Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Казахстанда 2024 елның 8-13 сентябрендә уза. Уеннарда 85 илдән 2 меңнән артык кеше катнашачак. Спорт программасы кысаларында 21 ярыш һәм 10 күрсәтмә спорт төре буенча ярышлар үткәрү планлаштырыла. Алар арасында: ат чабышлары, милли көрәш төрләре, традицион интеллектуаль уеннар, көрәш төрләре, традицион уктан ату, кошлар белән аулауның милли төрләре, атларда ярышлар, халык уеннары, шулай ук спортның этник төрләре буенча күрсәтмә чыгышлар.

Беренче тапкыр Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары Кыргызстанда 2014 елда уздырылган иде. Күчмә халыкларның 4 нче Бөтендөнья уеннары 2022 елда Төркиянең Изник шәһәрендә узган иде. Аларда 102 илдән 3 000 спортчы катнашт


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.