Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда катнашты.
Алексей Песошин Казандагы 143нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сайлау участогында (Четаев ур.) сайлады.
Искәртәбез, VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар бүген, 8 сентябрьдә уза. Илле депутат - партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк - бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: "Яңа кешеләр, "ЛДПР — Россия либераль-демократик партиясе", "Гадел Россия — патриотлар — дөреслек өчен", "Бердәм Россия", "КПРФ — Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе".
Барлыгы 100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.