Бөек Ватан сугышы елларында оештырылган Суворов училищесы үзенең бай тарихы һәм төрле өлкәләрдә үз һөнәрен тапкан чыгарылыш сыйныф укучыларының күп буыннары белән дан тота. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан суворов хәрби училищесының 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде.
Тантанада РФ Коры җир гаскәрләре башкомандующие Олег Салюков катнашты. "80 ел эшләү дәверендә Казан Суворов училищесын 12 меңнән артык тәрбияләнүче тәмамлаган. Укучылардан алып укытучыларга кадәр барыгызны да әлеге истәлекле юбилей белән котлыйм", - дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга. Казан Суворов хәрби училищесы нигез салыныуна 80 ел тулуны бәйрәм итү көнендә югары бүләккә - Почет орденына лаек булды. "Барлык суворовчыларны туган училищеларына карата ихлас мәхәббәт һәм хөрмәт берләштерә. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәрвакыт традицияләрне хөрмәт итәләр, Ватанга хезмәт итү һәм Суворов кардәшлегенә тугрылык идеалларын кадерлиләр", - диде Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе ассызыклаганча, бүгенге көндә училищены тәмамлаган офицерлар, югары хәрби рух күрсәтеп, илебезнең суверенитетын һәм иминлеген ныклы һәм катгый яклап, махсус хәрби операция барышында мөһим бурычларны намус белән хәл итәләр. "Ышанам ки, курсантларның бүгенге һәм киләчәк буыннары шулай ук тугрылыклы, йөрәк кушуы буенча ватанга хезмәт итәрләр, Ватанның җиңүле традицияләрен арттырырлар һәм Казан Суворов хәрби училищесының данын ныгытырлар", - дип белдерде ТР Рәисе.