Татарстан Рәисе: Без Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирәбез

06.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә эшләре министры Тәүфыйк бин Фәүзән Әр Рабига белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов министрга Казанга визиты өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Согуд Гарәбстаны - Россиянең мөһим партнеры: "Бездә барлык юнәлешләр буенча да диярлек мөнәсәбәтләр үсә. Безнең илләр җитәкчеләре даими рәвештә очрашулар һәм телефоннан сөйләшүләр үткәрә. Безнең сәяси хезмәттәшлек, икътисад һәм гуманитар өлкәләрдә тотрыклы, бик яхшы мөнәсәбәтләр». ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, 2026 елда илебез һәм Согуд Гарәбстаны арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 100 ел тула. СССР Согуд дәүләтенең бәйсезлеген таныган беренче ил булды. Нигез салучы әмир Габдел Газизгә СССР Хөкүмәте тарафыннан Согуд Гарәбстанын яңа оешкан дәүләт буларак тану турындагы нотаны тапшырган беренче дипломат безнең ватандашыбыз, татар, Россиянең Хиҗаздагы консулы Кәрим Габдерәүф улы Хәкимов булды. Татарстан Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында Согуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. Делегацияләр даими алмашына. Республика Рәисе узган ел Җиддәдә булуын хәбәр итте. 2021 елда Җиддәдә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең чираттагы утырышы узды. Быелның июнендә Татарстанга Әмир Фәйсал исемендәге Ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Әмир Галиҗәнаплары шаһзадә Турки Әл Фәйсал килде. Согуд Гарәбстаны делегацияләре гадәттәгечә «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» форумында катнаша. "Без икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне алга таба үстерүне бик мөһим дип саныйбыз. Энергетика һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Татарстан - Россиядә ислам банкингы проектларын гамәлгә ашыру буенча сынау төбәге. Без бу юнәлештә дә хезмәттәшлек итә алыр идек. Шулай ук республикабызда хәләл индустрияне үстерүгә зур игътибар бирелә. Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши, шуңа күрә бу бик мөһим юнәлеш. Хәләл продукцияне чит ил базарларына экспортка чыгаруны тәэмин итү максатында без култыктагы илләр белән аккредитация узу мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек итәбез. Бу җәһәттән безнең өчен Согуд Гарәбстаны сертификация үзәкләре белән багланышлар мөһим", - диде республика Рәисе. Моннан тыш, Татарстан «КАМАЗ» автомобильләре, вертолетлар, йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть-газ чыгару җайланмалары, газ турбинасы, газ суырту җайланмалары һәм компрессорлар, суыту техникасы, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарлары, медицина һәм фармацевтика продукциясен китереп тору белән кызыксына. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан - мөселман дөньясының иң төньяк өлеше. 922 елда җирле Идел буе болгарлары дәүләт дине сыйфатында исламны кабул итәләр. Хәзерге вакытта Татарстанда дүрт баскычлы дини ислам мәгариф системасы эшли, аңа мәчетләр, мәдрәсәләр каршындагы курслар, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, шулай ук югары квалификацияле белгечләр әзерләүне максат итеп куйган Болгар ислам академиясе керә. Традицион конфессияләрнең – ислам һәм православиенең социаль роле арта. "Аларның абруе һәм актив позициясе бүген экстремизм һәм дини радикализм таралуга җитди киртә», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул министрга Татарстан делегацияләренә һәм хаҗ кылучыларга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Соңгы елларда квота 1800 кеше тәшкил итә. Республика рәисе билгеләп үткәнчә, хаҗиларга һәм туристларга виза хезмәте күрсәтү Мәмләкәтнең Казандагы Генераль консуллыгын ачу планлаштырылуга бәйле рәвештә шактый җиңеләйтеләчәк. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында туры авиаэлемтә кирәклеген билгеләп үтте. Бу елдан Согуд Гарәбстаны БРИКСНЫҢ рәсми әгъзасы булды. Казанда ел дәвамында берләшмәдә Россия рәислеге кысаларында зур чаралар уза. "Октябрьдә республикабыз башкаласы БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын кабул итәчәк, анда без сезнең илнең югары делегациясен көтәбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Тәүфыйк бин Фәүзән Әр Рабига Рөстәм Миңнехановка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. "Безнең илләр арасында чыннан да тирән тарихи элемтәләр. Бу минем министр сыйфатында Россиягә, шул исәптән Татарстанга беренче визитым. Мин күргәннәремнән бик тәэсирләндем. Татарстан - бай тарихлы һәм зур казанышларга ия төбәк. Без нефть-газ өлкәсендә, хәләл индустриядә һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекнең зур потенциалын күрәбез. Туры авиаэлемтәне ачу безнең элемтәләрне тагын да ныгытуга китерәчәк. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче эшче төркем бар. Бу авиарейслар хаҗилар өчен генә мөһим түгел - Татарстан Согуд Гарәбстаныннан туристларны җәлеп итә ала», - диде Хаҗ һәм гомрә эшләре министры. Тәүфыйк бин Фәүзән Әр Рабиа Казанга визиты кысаларында Казан Кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә һәм Ислам музеенда булачак, яр буенда йөриячәк, шулай ук Б. Рәмиев исемендәге ИТ-паркта булачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.