Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты.
Очрашу Мәскәүдә узды, анда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә.
Тулаем алганда төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре, тармакка ярдәм чаралары, шулай ук төбәкнең быел файдалануга торак тапшыруның планлы күрсәткечләрен үтәве турында фикер алыштылар. Башка актуаль темалар да кузгатылды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе итеп билгеләнде (билгеләү турындагы Указга Россия Презиенты Владимир Путин кул куйды).