Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһимның эшлекле кичке ашында катнашты. Кичке аш рәсми сөйләшүләрдән соң узды.
Исегезгә төшерәм, бүген Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры белән очрашу уздырган иде, анда Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтенең Россия компанияләре белән, аерым алганда, Татарстан белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Мин Владивостокка ВЭФка эш сәфәре вакытында Президент Владимир Путин белән очрашу хөрмәтенә ия булдым. Кичке ашта да дәвам иткән безнең сөйләшүләр тирән эчтәлекле, һәрьяклы һәм продуктив булдылар", - дип билгеләп үтте соңрак Ибраһим үзенең рәсми ресурслары битләрендә.