Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш икътисадый форум кырларында «Дело» компанияләр төркеме директорлар Советы Рәисе Сергей Шишкарев белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан тышкы икътисадый эшчәнлектә актив катнаша. Республика соңгы елларда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре һәм Кытай белән товар әйләнешен сизелерлек арттырды. Узган ел нәтиҗәләре буенча үсеш ике тапкырга. «Татарстан – Россиянең иң перспективалы төбәкләренең берсе, ул шактый зур потенциалга ия - тышкы сәүдә агымнарының транспорт-логистика интеграциясенең төп үзәгенә әверелергә мөмкин», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, ил Президенты тарафыннан өстенлекле максатларның берсе итеп логистик маршрутларны диверсификацияләү билгеләнде, беренче чиратта, «Төньяк - Көньяк» транспорт коридорын булдыру хисабына. "Без уртак проектларны гамәлгә ашырырга, шулай ук даими маршрутлар оештырырга әзер. Әлеге хезмәттәшлек безнең өчен стратегик кызыксыну уята, һәм без, үз ягыбыздан, тиешле ярдәм күрсәтергә әзер", - дип ассызыклады ул.
"Татарстан системалы һәм эзлекле рәвештә үсә. Без клиентлар өчен транспорт-логистика базасын һәм сервисларны ныгытуда гына түгел, ә спорт инициативаларын уртак үстерүдә дә перспективалар күрәбез. Казанда октябрь аена планлаштырылган БРИКС саммиты кырларында нәтиҗәле эшләргә өметләнәбез", - дип билгеләп үтте Сергей Шишкарев.