Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын океан төбәге яшь дипломатларының V диалогында катнашучылар белән очрашты

04.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын Океан төбәге яшь дипломатларының V диалогында катнашучылар белән очрашты.

Көнчыгыш икътисадый форум мәйданчыгында Кытай, Филиппин, Мьянма, Сингапур һәм Россия Федерациясеннән яшь дипломатлар тәкъдим ителде.

«Татарстан, Россия Федерациясенең алдынгы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе буларак, яшьләр сәясәте өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә зур игътибар бирә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, яшь дипломатларга мөрәҗәгать итеп.

Ул искәрткәнчә, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумы кысаларында яшь чит ил дипломатлары очрашуы, шулай ук 300 делегат катнашында Яшь дипломатларның глобаль форумы уздырыла. "Безнең ил өчен мондый форумнар уздыру мөһим. Илебезнең киләчәге - яшьләр. Һәм сез, дипломатлар буларак, илләр арасында бәйләүче звено булып торасыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.