Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашты.
Очрашу Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумы кырларында узды.
Республика Рәисе Премьерга быел август аенда Куала-Лумпурга визиты вакытында Татарстан делегациясен кабул иткәндәге ихтирамнары өчен рәхмәт белдерде. "Сезне яңадан күрүемә бик шатмын. Безнең соңгы очрашуыбыз бик дустанә атмосферада узды. Сез безне бирегә зур делегация белән килергә рухландырдыгыз",-дип билгеләп үтте Премьер-министр, Рөстәм Миңнехановны сәламләп.
Республика Рәисе, үз чиратында, Татарстан белән Малайзия арасындагы хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлеше сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек булуын ассызыклады. Ул искәрткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 5,5 мәртәбә артуга карамастан, аның күләме зур түгел – барлыгы 61 млн. доллар «Татарстан, куәтле сәнәгать потенциалы булган экспортка юнәлтелгән республика буларак, продукциянең иң киң спектрын сезгә китерергә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда шулай ук Малайзиянең эре предприятиеләр белән хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар. "Без Сезнең белән Малайзиядә килешкәнчә, бүген минем белән очрашуга Россиянең иң эре компанияләре килде. Алар сезнең эре партнерларыгыз була алалар", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Әнвәр Ибраһим Рөстәм Миңнехановка ике ил бизнесы арасында хезмәттәшлек урнаштыруда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим - форумның төп чит ил кунакларының берсе. Иртәгә ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән бергә ВЭФның пленар утырышында катнашачак.