Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәренә килде

04.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәренә килде.

Татарстан делегациясе Көнчыгыш икътисадый форумында катнаша.

Павильонда республика стенды урнаштырылган. ВЭФ-2024тә катнашуын 40 тан артык ил һәм территориядән 4200дән артык кеше раслаган.

Форумның төп чит ил кунакларының берсе Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим булачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.