Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Генераль прокуроры урынбасары Юрий Пономарев белән очрашты. Яклар гражданнарның хокукларын һәм социаль гарантияләрен үтәүне контрольдә тоту, шулай ук кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов һәм РФ Прокуратурасы университетының Казан юридик институты (филиалы) директоры Елизавета Демидова-Петрова катнашты.