Татарстан Россия белән Төркия арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булырга омтыла. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танҗу Билгич белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту кысаларында Төркия партнерлары белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. "Төркия Республикасы - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Узган елда безнең товар әйләнеше $2,9 млрд тәшкил итте, ышанычлы үсеш күрсәтте - 2022 ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга диярлек», - дип ассызыклады ул. ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, Төркия компанияләре республикага якынча 2 млрд доллар инвестицияләгән.Татарстан территориясендә берничә төрек заводы уңышлы эшли. Шулай ук Төркия бизнесы кунакханә һәм төзелеш өлкәләрендә проектларны гамәлгә ашыра. "Без Төркия бизнесының алга таба да Татарстанда үз проектларын үстерүен, Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен республикабызны сайлап алуын белән телибез. Без сезнең компанияләргә киләчәктә дә ярдәм күрсәтергә әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов. Танҗу Билгич үз чиратында күп кенә күрсәткечләр буенча Татарстанның алдынгы позицияләрен билгеләп үтте, шулай ук хезмәттәшлекне үстерүнең перспектив юнәлешләрен билгеләде. Татарстанга эш сәфәре кысаларында илче «Алабуга» МИЗда, Казан федераль университетында булырга, шулай ук Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашырга планлаштыра.