Рөстәм Миңнеханов Казанның 95 нче яңа лицеенда тантаналы линейкада булды

02.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда 95 нче яңа табигый-фәнни лицейда тантаналы линейкада булды. 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәпне «Яз»торак комплексында төзегәннәр.

Казан мэры Илсур Метшин республика җитәкчелегенә «Яз» торак комплексында шундый кирәкле объект төзүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Казан мәктәпләре 182 мең укучыга үз ишекләрен ачты - бу узган ел белән чагыштырганда 8 меңгә күбрәк. Парталарга 18 мең беренче сыйныф укучысы утырачак. Уку елы башына башкалада 4 мең урынга исәпләнгән 3 яңа мәктәп ачыла.

Рөстәм Миңнеханов балаларны Белем көне белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда мәктәпкә 500 меңнән артык укучы килә. "Мэр Казанда мәктәп укучылары саны арта гына, диде. Без моңа бик шат. Безнең өчен демографияне арттыру мәсьәләләре бик мөһим", - диде Татарстан Республикасы Рәисе. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, яңа мәктәп иң югары стандартларга җавап бирә, биредә балаларны имин һәм уңайлы укыту өчен барлык шартлар да тудырылган.

Лицейның табигый-фәнни профиле бар. Инженерлык сыйныфларында дроннар белән эшләү өчен җайланмалар, веб-программалаштыру һәм әйберләр Интернеты технологияләрен үзләштерү өчен техника урнаштырганнар. Яңа мәктәпнең технологик комплексына шулай ук типография, видеостудия, төрле остаханәләр керә. Шулай ук лицейны цифрлы лабораторияләр комплектлары, робот техникасы өчен җиһазлар белән тәэмин иткәннәр. Мәктәптә икешәр бассейн һәм спорт залы, шулай ук 670 кешегә исәпләнгән актлар залы җиһазландырылган. Мәктәп рестораны 750 урынга исәпләнгән. Лицей территориясендә шулай ук футбол, баскетбол, волейбол, хоккей белән шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыклары, йөгерү юллары урнаштырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.