Татарстан - илнең төп нефть чыгару һәм нефть эшкәртү үзәкләренең берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада белдерде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне күп һөнәрләрне колачлый. Алар арасында үз тормышларын нефть-газ сәнәгате белән бәйләгән геологлар, геофизиклар, бораулаучылар, шахта казучылар, инженерлар, техниклар, галимнәр һәм башка бик күп белгечләр бар. "Хаклы рәвештә бу үз эшенә чын күңелдән бирелгән, максатчан һәм югары казанышларга сәләтле көчле һәм батыр кешеләр бәйрәме. Нәкъ менә алар дистә еллар дәвамында илебезнең энергетика иминлеген кордылар, нефть-газ сәнәгатен алга таба үстерү өчен куәтле нигез булдырдылар", - диде ТР Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, нефть-газ комплексы илебез икътисадының төп тармагы, төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешен этәрүче көч булып тора. Нәкъ менә аның хисабына федераль бюджет керемнәренең өчтән бере формалаша. Узган ел нәтиҗәләре буенча гына да республиканың нефть-газ химиясе комплексы куәтләрен төзүгә һәм модернизацияләүгә инвестицияләр 283 млрд сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күп еллар дәвамында Татарстанның нефть сәнәгате Советлар Союзы икътисадын һәм халык хуҗалыгын торгызу һәм күтәрүнең ышанычлы таянычы булды. "Катлаулы хезмәт сугыштан соңгы авыр елларда фидакарьлек, батырлык, хезмәт сөючәнлек һәм куәтле максатларга ирешә белүне таләп итте. Бүген без республиканың нефть-газ химиясе комплексын төзүгә зур өлеш керткән ветераннарыбызны рәхмәт белән искә алабыз. Сезгә түбәнчелек белән баш иябез!"- дип ассызыклады республика Рәисе. Ул искәрткәнчә, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде: «Нәкъ менә нефть-газ сәнәгате - яңа казанышларны үстерүдә һәм гамәлгә кертүдә локомотив. Тармактагы һәр яңа проект диярлек - икътисадның конкурентлык сәләтен арттыруга һәм илнең сәнәгать потенциалын үстерүгә ярдәм итә торган өр-яңа технологияләр». Татарстан Рәисе 75 ел дәвамында Россия һәм чит илләрнең миллионлаган кулланучылары адресына нефть һәм нефть продуктларын өзлексез транспортлауны тәэмин итүче «Транснефть-Прикамье» компаниясенә аерым рәхмәт белдерде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Газпром» предприятиеләренең һәм кече нефть компанияләренең республика үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. «Бу предприятиеләрнең уңышлы эшләве - икътисадның барлык тармакларының һәм республиканың бюджет өлкәсе предприятиеләренең тотрыклы үсеш гаранты", - диде Татарстан Республикасы Рәисе. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Әлмәт - Татарстанның нефть башкаласы - елдан-ел яшәү һәм эшләү өчен уңайлырак, инвестицияләр җәлеп итүчән һәм төзекләндерелгән шәһәргә әверелә бара. "Бүген шәһәрдә җәмәгать киңлекләре үзгәрә. Ә Нефть югары мәктәбе заманча кампуска һәм нефть сәнәгате өчен инновацион идеяләр тудыру урынына әверелде", - дип өстәде республика Рәисе. Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләрне һәм газчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, катлаулы хезмәтләре һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аннары Татарстан Рәисе берничә дәүләт бүләге тапшырды. Тантаналы чара кысаларында нефтьчеләрнең хезмәт коллективлары, шулай ук нефть табу һәм чыгару өчен кулланыла торган махсус техника вәкилләре парады узды.