Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләделәр

27.08.2024

Бүген Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү ашы узды. Чарада бөтен Татарстаннан 45 гаилә катнашты. Тантаналы кабул итүне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова үткәрде.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. "Гаилә - теләсә кайсы дәүләтнең нигезе. Традицион гаилә кыйммәтләрен трансляцияләү һәм зур нык гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу бик мөһим. Гаилә - гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, туган телне саклау нигезе ул. Сез ата-ананың бәяләп бетергесез игелекле хезмәтен - искиткеч балаларны лаеклы тәрбияләүне үз өстегезгә алдыгыз", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга.

Ул ассызыклаганча, нәкъ менә гаиләдә төп кешелек кыйммәтләре - җиргә һәм туган йортка мәхәббәт, ватанга тугрылык, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек урнаша. "Без илгә батыр Ватан уллары биргән аналар алдында баш иябез. Тыныч тормышыбызны геройларча саклаган махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына, гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре. Сез - аларның ышанычлы тылы һәм таянычы! - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Без күп балалы гаиләләребез, тәрбиягә бала алган гаиләләребез белән аларның юмартлыгы, мәхәббәте һәм кайгыртучанлыгы белән горурланабыз".

Аннары Татарстан Рәисе берничә дәүләт бүләген тапшырды. 5 баланың ата-анасы Илнур Мотыйгуллин һәм Алия Нуралиева «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнделәр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Азнакай районыннан Фирүзә Шәриповага, Әлмәт районыннан Фәния Кәримовага, Лениногорск районыннан Мария Псурцевага, Тукай районыннан Гүзәлия Гыйльфановага һәм Чирмешән районыннан Нина Андреевага «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев