Иннополис һәм Газпромбанк хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

26.08.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Газпромбанк идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс һәм Газпромбанкның Казандагы филиалы вице-президенты – идарәчесе Антон Фомин белән очрашты.

«Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов һәм Иннополис университеты проректоры Искәндәр Бариев катнашындагы очрашу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.

Яклар банкның Иннополис белән хезмәттәшлегенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Алар арасында, мәсәлән, банкның «Иннополис» МИЗ резидентлары (IT-компанияләр) белән ясалма акыл өлкәсендә пилот проектлар эшләтеп җибәрү һәм уртак чаралар үткәрү буенча уртак кооперациясе.

Шулай ук Газпромбанк Иннополис Университетының Квант криптографиясе, ясалма акыл, робототехника һәм мехатроника, мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендәге фәнни проектлар, югары уку йорты студентларының финанс мошенниклыгына каршы тору өлкәсендәге стартаплары белән кызыксынды. 

Очрашу кысаларында Газпромбанк һәм Иннополис Университеты арасында килешү имзаланды. Яклар социаль, фәнни-тикшеренү, мәгариф өлкәләрендә проектларны бергәләп гамәлгә ашыру, шулай ук тәҗрибә үтүне оештыру һәм университетны тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру турында килештеләр.