Татарстан Рәисенә төзелеш тармагында кулланыла торган нефть химиясе продукциясенең яңа төрләрен тәкъдим иттеләр

26.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагында республика нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.

Очрашуның модераторы ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин булды. 

«Роквул» компаниясе сәнәгать һәм граждан объектларының яссы түбәләре өчен инновацион материал тәкъдим итте. Икеләтә тыгызлыктагы эшләнмәләрнең принцибы бер плитә структурасында өске нык катлам һәм аскысы йомшаграк катлам бергә урнашудан гыйбарәт. Компаниянең икенче проекты - дивар, идән һәм түшәм конструкцияләрен тавыш изоляциясе өчен билгеләнгән нибары 10 мм калынлыктагы таш мамыктан ясалган супернечкә акустик чишелеш .  Материал тулысынча экологик һәм янгын куркынычсызлыгы, балалар бүлмәләрендә һәм медицина учреждениеләрендә кулланылырга мөмкин.

«СафПласт» компаниясе төзелеш өчен яңа продукт – профильле поликарбонат тәкъдим итте. Материалны склад бүлмәләре, керү төркемнәре, лапаслар, үтә күренмәле керү урыннары өчен кулланырга мөмкин. Хезмәт срогы 14 елдан да ким түгел. 

«Полипласт» ның гамәлгә ашырылган проектлары арасында коры төзелеш катнашмалары өчен полимер порошоклар җитештерү, төзелеш тармагы өчен сыек комплекслы өстәмәләр чыгару, поликарбоксилатлар җитештерү һәм полиэтиленгликольләр җитештерүне башлап җибәрү. 

«Паколь» компаниясе төзелеш конструкцияләрен ремонтлау, көчәйтү, торгызу һәм гидроизоляцияләү өчен заманча чишелешләр комплексын тәкъдим итте. 

«Панорама» компаниясе гидроизоляция капламнарын инструменталь диагностикалау һәм су үтүне кисәтү системасын тәкъдир итте. Бу уникаль патентланган техник чишелеш, су үтүне булдырмау максатыннан гидроизоляция системаларының зарарлануын иртә диагностикалау өчен каралган. Әлеге җиһаз агып чыгу куркынычын 90% ка киметергә һәм түбәнең хезмәт вакытын 2 мәртәбәгә арттырырга мөмкинлек бирә. 

Соңгысы челтәрләрне ремонтлауның траншеясыз методы проектын тәкъдим иттеләр. 

Татарстан Рәисе барлык докладчыларга рәхмәт белдерде. Ул тәкъдим ителгән материалларны республика төзелешләрендә куллану мөмкинлеген карарга кушты. "Бик файдалы очрашу, кызыклы проектлар. Аларны актив рәвештә алга этәрергә кирәк", - диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе шулай ук татарстанда торак-коммуналь хуҗалык системаларын модернизацияләү буенча масштаблы программа планлаштырылуын һәм бу эш кысаларында Татарстанда җитештерелгән нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗ булачагын искәртте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев