Татарстан Рәисе һәм Үзбәкстан энергетика министры уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар

26.08.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмудов белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан энергетика министрына форумда катнашуы һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде. 

Республика Рәисе үзара сәүдәнең үсә баруын билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше 370 млн доллар тәшкил иткән - 27% ка үсеш. "Товарлар һәм хезмәтләрнең үзара тәэмин ителеше күләмнәрен һәм номенклатурасын арттырырга кирәк. Моның өчен бездә бөтен кирәкле нәрсә бар", - диде ул.

Татарстанның әйдәп баручы компанияләре линиясе буенча эш алып барыла. Үзбәкстан җитәкчелеге ярдәме белән «Чирчик» һәм «Джизак» химик-индустриаль технопарклары эшли. Яңа проектлар арасында - «Навои» махсус икътисади зонасы территориясендә һәм Бохара өлкәсендә индустриаль парклар булдыру. "Бу безнең илләр арасындагы партнерлыкны ныгытуга яхшы өлеш", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары очрашуда катнашучылар уртак проектларны гамәлгә ашыруга бәйле эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.