Рөстәм Миңнеханов: Бәхрәйн - Якын Көнчыгыш төбәгендә илебезнең мөһим сәүдә-икътисади һәм инвестицион партнеры

26.08.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенең нефть һәм әйләнә-тирә мохит министры, доктор Мөхәммәт бен Мөбарәк бен Даин белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.

Рөстәм Миңнеханов министрга форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. "Сез өченче ел рәттән безнең нефть-газ химиясе форумында катнашасыз. Без сезнең игътибарыгызны һәм республика белән элемтәләрне җайга салуга ярдәм итүегезне югары бәялибез", - диде ул. 

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Россия Бәһрәйн белән багланышларга зур әһәмият бирә һәм Якын Көнчыгыш төбәгендә мөһим сәүдә-икътисади һәм инвестицион партнер буларак карый. "Минем өчен быелның май аенда Мәскәүгә сәфәре кысаларында Бахрейн короле белән очрашу зур мәртәбә булды. Галиҗәнапны Татарстанда көтәбез", - диде ТР Рәисе. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Бәхрәйн арасында товар әйләнешен киңәйтүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында ул нефть эшкәртүне, нефть химиясен, машина төзелешен, хәләл индустриясен, ислам финансларын һәм башкаларны атады. 

Мөхәммәд бин Мөбарәк бин Даин Рөстәм Миңнехановка Галиҗәнап Бәхрәйн Короле исеменнән җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. "Безнең делегация бирегә аның турыдан-туры кушуы буенча килде. Татарстан Бәхрәйн өчен дустанә генә түгел, ә тугандаш республика. Без эшлекле элемтәләрне ныгыту максатында эшлибез. Форумда катнашу өчен безнең нефть компанияләре вәкилләре килде, алар инде берничә сөйләшү уздырдылар. Дустанә элемтәләребез ныгыр дип өметләнәбез", - дип өстәде министр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев