Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумының пленар утырышында: Нефть эшкәртүне һәм нефть химиясен алга таба үстерү - безнең стратегик бурычыбыз

26.08.2024

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумының пленар утырышында катнашты. Исегезгә төшерәбез, чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.

Пленар утырышның төп темасы - "Углеводородларның минераль-чимал базасын торгызу буенча заманча мәсьәләләр һәм өстенлекле бурычларны хәл итү юллары".

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген төбәк өчен булган һәм кулланыла торган технологик чишелешләр, шулай ук ресурс базасының сыйфаты бик мөһим.

«Мин форумда катнашучы һәм бу залда булган барлык партнерларыбызга чын күңелдән рәхмәтлемен, - диде ул. – Татарстан территориясендә инде күп еллар нефть чыгарылуга карамастан, яңа технологик карарлар һәм эшләнмәләр безгә нефть чыгаруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә»

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ел саен республикада углеводородлар чыгару дәрәҗәсе 35 млн тонна чамасы тәшкил итә.  

"Бүген республика 23 млн тоннадан артык нефть эшкәртә, - дип ассызыклады ул. - Моның өчен бездә югары нәтиҗәле эшкәртелгән ике нефть эшкәртү комплексы бар. Тулаем алганда, нефть эшкәртүне һәм нефть химиясен алга таба үстерү - безнең стратегик бурычыбыз".

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, углеводородларның минераль-чимал базасын торгызу буенча өстенлекле бурычлар турында фикер алышу Татарстан өчен бик мөһим һәм актуаль.

Рөстәм Миңнеханов пленар утырыш барышында шулай ук теләсә кайсы тармакта иң мөһиме, һичшиксез, кешеләр, квалификацияле кадрлар әзерләү икәнен искәртте. Ул ассызыклаганча, соңгы елларда югары мәктәптә җитди реформалар бара, инженерлык мәктәпләрен булдыру процессы бара, һәм республика бу процессларда актив катнаша. "Алдынгы инженерлык мәктәпләре төзелә. Без бу мәсьәлә буенча бүген Үзбәкстан коллегалары белән фикер алыштык – бу юнәлештә без дә хезмәттәшлек итә алабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, элек фән аерым булса, ә бизнес аерым булса, бүген көчләр берләшә. "Тормыш безне күп кенә алымнарыбызны яңадан карарга мәҗбүр итте. Элек безнең кайбер хезмәттәшләребез боларның барысын да – технологияләрне – без кайдадыр сатып ала алабыз, дип саныйлар иде, бүген вәзгыять үзгәрде. Барысын да сатып алып булмый!",- диде Рөстәм Миңнеханов.

Заманча технологияләр дәүләт ярдәменә мохтаҗ, дип саный Татарстан Рәисе. Ул ассызыклаганча, бүген бу юнәлештә конструктив эшләү өчен фәнни оешмалар, җир асты байлыкларыннан файдаланучы компанияләр һәм дәүләт арасында тыгыз багланышларны җайга салу мөһим.

Форумда катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов эшләрендә уңышлар теләде. "Бүгенге форум безгә позицияләрне якынайтырга, партнерлар табарга, гамәлгә ашырыла торган проектларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирер дип уйлыйм. Безнең Беларусь Республикасы, Үзбәкстан, Казахстан белән уртак планнарыбыз зур, Бәхрәйндәге хезмәттәшләребезгә рәхмәт - алар белән дә актив хезмәттәшлек итәбез. Татарстан ислам дөньясы илләре белән элемтәләрен актив куллана. Бу да хәзер бик мөһим", - диде Татарстан Рәисе.

Пленар утырышта Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин, Беларусь Республикасы, Бахрейн Корольлеге, Үзбәкстан Республикасы, Төрекмәнстан Республикасы дәүләт структуралары һәм бизнес вәкилләре һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина