Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Газпромбанкның эшлекле иртәнге ашында катнашты.
Эшлекле иртәнге аш Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында оештырылган һәм «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.
Фикер алышуның төп темасы - "Фәннән инвестицияләргә: нефть-газ компанияләренең инновацион тәҗрибәләре".
Эшлекле иртәнге ашта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Газпромбанк ышанычлы партнер һәм республиканың банк секторында иң эре уенчыларның берсе.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда банк Татарстанда эшен киңәйтте. "Республикада ун процент - Газпромбанк, һәм иң мөһиме бик уңай динамика бара, - диде ул. - Бу нефть, газ, химия комплексы, сәнәгать, торак төзелеше. Соңгы вакытта Татарстанның күп кенә проектларында Газпромбанк актив катнаша. Рәхим итегез, әйдәгез бергәләп зур проектларны гамәлгә ашырыйк".
Газпромбанк идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Зауэрс үзенең сәламләвендә банк – ул үсеш институты, ул партнерларда фән һәм технологияләр белән ассоциацияләнә, дип билгеләп үтте. "Быел Татарстанда Фән һәм технологияләр елы булуы бик яхшы, - диде ул. – Бу без 2023 ел ахырында эшләгән стратегиягә туры килә, ул банкның яңа икътисадта катнашуына, технологик һәм техник лидерлыкны формалаштыруга юнәлдерелгән".
Ул шулай ук ассызыклаганча, бүген технологияләр үсеше фән ярдәменнән башка мөмкин түгел.
Гомумән алганда, Газпромбанкның эшлекле иртәнге ашы Россия нефть-газ химиясе секторында инновацион технологияләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсенә багышланган.
Тармак лидерлары капитал таләп итүче проектларның операцион нәтиҗәлелегенә һәм рентабельлегенә инновацияләр кертүнең йогынтысы турында фикер алышалар.
Эшлекле иртәнге ашның модераторы ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина булды.