Бүген Татарстанда Татарстан нефть-газ химиясе форумы ачылды. Чара 26 августтан 28 августка кадәр «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.
Форумны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сәламләү сүзендә ул ассызыклаганча, бүген фәнни-технологик мөмкинлекләрне нәтиҗәле файдалану һәм республиканың тотрыклы икътисади үсешен тәэмин итү аеруча мөһим.
«Безнең күркәм традиция барлыкка килде - Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан безнең республика эре халыкара тармак форумын уздыру үзәгенә әверелә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Быел чара Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышлана».
«Ышанам ки, форум файдалы хезмәттәшлекне дәвам итү, эшлекле багланышларны киңәйтү, дөнья икътисадындагы геосәяси үзгәрешләр нәтиҗәләрен җиңү юллары турында фикер алышу өчен менә дигән мәйданчык булачак», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук бай табигый ресурсларның Татарстан үсеше һәм халкының тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен киң мөмкинлекләр ачуына ышанычын белдерде.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин билгеләп үткәнчә, форум - тәҗрибә уртаклашу, актуаль проблемалар һәм тармакны үстерү перспективалары турында фикер алышу өчен уникаль мәйданчык.
«Биредә үз эшенең профессионаллары белемнәре белән уртаклашырга, яңа элемтәләр урнаштырырга һәм киләчәк үсеш векторларын билгеләргә җыела», - диде ул.
Михаил Юрин билгеләп үткәнчә, бүген эш Россия Президенты Владимир Путинның 2030 елга кадәр үсешнең илкүләм максатлары турындагы май указын үтәүгә юнәлдерелгән.
Ул шулай ук искәрткәнчә, Россиядә яңа илкүләм проектлар өстендә актив эшлиләр, шуларның берсе «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проекты булачак. Әлеге илкүләм проект кысаларында берничә дистә дефицит продуктны гамәлгә ашырырга планлаштыралар.
Исегезгә төшерәбез, форум кысаларында гадәттәгечә TatOilExpo-2024 халыкара күргәзмәсе уза. Быел экспозициядә 200дән артык алдынгы тармак компаниясе катнашыр дип көтелә. Катнашучылар географиясенә Россиянең 20дән артык төбәге, шулай ук Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Согуд Гарәбстаны Корольлеге керә.
Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Газпромбанк» АҖ эшлекле иртәнге ашы, «Углеводородларның минераль-чимал базасын торгызу буенча заманча мәсьәләләр һәм өстенлекле бурычларны хәл итү юллары» пленар утырышы, республика нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында, юл төзелешендә һәм башка тармакларда куллануны киңәйтү буенча тематик түгәрәк өстәлләр узачак.