Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Элистада (Калмыкия Республикасы) булды.
Эш сәфәре кысаларында төбәк Башлыгы Бату Хасиков белән очрашу узды. Татарстан белән Калмыкия арасында товар әйләнеше бүгенге көндә 30 млн сум чамасы тәшкил итә. Татарстан медицина җиһазлары, азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә.
Номенклатураны киңәйтү буенча потенциал бар, мәсәлән, республика машина төзелеше, автомобиль төзелеше, суыткыч җайланмалары продукциясен китереп торырга, шулай ук мәгълүматлаштыру өлкәсендә кооперацияне үстерергә әзер.
Очрашуда эшкуарлыкка ярдәм итү, җитештерү өчен кадрлар әзерләү, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча тәҗрибә уртаклашу турында килештеләр.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы белән Калмыкия Республикасы арасында икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру чаралары планына имза салынды.