Урып-җыю кампаниясе барышы һәм беренче яртыеллыкта республика АСК эшенең төп йомгаклары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер – министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, бүгенгә 606 мең га бөртекле культуралар җыелган - планның 46%. 1 млн 820 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш - 30 ц/га. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы һава торышы аркасында урып-җыю эшенең соңаруын билгеләп үтте. Чагыштыру өчен: узган елда бу датага 3 млн 415 мең тонна ашлык җыелган булган, барлык мәйданнарның 90% ы.
Бүгенгә уҗым бодае 370 мең га мәйданда суктырылган яисә 84%, уңдырышлылык - 31 ц/га, арыш - 75%, уңдырышлылыгы - 25 ц/га, борчак - 62%, уңдырышлылыгы - 19 ц/га. Тагын 715 мең гектарда бөртекле культуралар җыясы калган.
Сарман, Зәй һәм Мөслим районнарында «Агросила» хуҗалыклары шикәр чөгендере уңышын җыя башлаганнар, уңдырышлылык - 412 ц/га. Калган уңышның тулы мәйданы - 55 мең га. Зәй шикәр заводын - 25 августта, Буа шикәр заводын 1 сентябрьдә эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
2024 ел уңышының 692 мең гектары иминиятләштерелгән - бу барлык чәчүлек мәйданнарының 26 процентын тәшкил итә. 2 программа гамәлдә - региональ характердагы гадәттән тыш хәлләрдән иминиятләштерү һәм куркыныч күренешләр комплексыннан иминиятләштерү. Гадәттән тыш хәлдән 341 мең га мәйдан иминиятләштерелгән, куркыныч күренешләр комплексыннан - 351 мең га.
Бүгенге көндә терлекчелек буенча төп бурыч - сөт җитештерү күләмнәрен кискен киметмәскә һәм кышкы абзарларда асрау өчен кирәкле күләмдә азык әзерләүне тәэмин итәргә. Бүгенге көнгә 433 мең тонна печән әзерләнгән, бу еллык ихтыяҗны 128% ка каплый һәм 2 млн 445 мең тонна сенаж - бу планнан 72%. Республика буенча 1 шартлы баш терлеккә уртача 19,3 центнер азык берәмлеге туры килә, бу елына кирәкле терлек азыгының 48% тәшкил итә.
Марат Җәббаров шулай ук хәбәр иткәнчә, беренче яртыеллык йомгаклары буенча 118,3 млрд сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде, узган елга карата индекс - 100,7%. Авыл хуҗалыгы оешмалары буенча ул бераз югарырак - 102%. Иң зур үсеш Минзәлә районында күзәтелә - 60% тан артык, Бөгелмә районында - 45% тан артык, Әгерҗе районында - өчтән бер өлешкә диярлек. 10 районда үсеш темплары 10-16%, ә 12 районда - 1-9%. Шул ук вакытта 18 район кимрәк яисә узган ел дәрәҗәсендә эшли.
Акчалата табышка килгәндә исә, 6 айда ул авыл хуҗалыгы оешмалары буенча 79 млрд сумга җиткән, үсеш - 19%. Шулардан 60 млрд сум тирәсе - терлекчелек продукциясе.
Күпчелек районнар сөт сатудан кергән акчалар исәбенә терлекчелектәге керемнәрне шактый арттыруга ирешкән. Кукмара районы сатулар арту һәм сату бәясе арту сәбәпле 2,8 млрд сум яисә узган елга карата өстәмә рәвештә 743 млн сум табыш алган. Минзәлә районы 700 млн сумга арттырган. Балтач районында - 550 млн сумнан артык, Арчада - 400 млн сумга якын, Саба һәм Актаныш районнарында 300 млн сумнан артык.
Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча агымдагы елның 6 аенда азык-төлек продуктларын җитештерү 6% ка арткан һәм 163,9 млрд сум тәшкил иткән.
Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә агросәнәгать комплексының экспорт потенциалы арта. Агымдагы елның 8 аенда экспорт күләме узган елга карата 6,5 млн долларга үсеш белән 234 млн доллардан артып киткән.