Социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Мәгариф өлкәсендә бүгенге көндә 185 объект ремонтлана. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт 96% ка башкарылган. Бу атнада 8 объектта эшләр тәмамланган: Теләче, Чистай, Саба, Биектау, Әгерҗе, Кукмара, Әтнә һәм Чүпрәле районнарында берәр.
Мәктәпләрне һәм мәгариф үзәкләрен ремонтлау буенча планлаштырылган эшләрнең 94% ы тәмам. Агымдагы атнада 9 объект төзелеп беткән: өчесе - Казанда, 2 - Зәйдә, берәр объект - Арча, Чистай, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм Әлмәт районында.
94 азык-төлек блогын ремонтлау эшләре 97% тәшкил итә. Соңгы ярты айда 17 муниципалитетта 34 объект төзелеп беткән.
4 ресурс үзәген ремонтлау программасы 98% ка башкарылган. Узган ике атнада Түбән Кама шәһәрендә бер объектта эшләр төгәлләнде.
15 студент тулай торагын ремонтлау эшләренең шундый ук күләмдә эшләр башкарылган. Агымдагы атнада Казан һәм Болгар шәһәрләрендә берәр объект төзелеп беткән.
Сәламәтлек саклау тармагы буенча агымдагы елда капиталь ремонт программаларына 138 медицина объекты кертелгән. 82 фельдшер-акушерлык пунктында ремонт эшләре төгәлләнеп килә - монда төзелеш-монтаж эшләре 98% ка җиткән. 78 объект тапшырылган, шул исәптән соңгы ике атнада Зәй, Әтнә, Аксубай, Теләче һәм Мамадыш районнарында - 10 ФАП.
Поликлиникаларны ремонтлауга килгәндә, 25 объект буенча эшләр 94% ка үтәлгән. Бер атна эчендә Казанда ике объект файдалануга тапшырылган.
31 медицина стационарын капиталь ремонтлау буенча программа чараларының үтәлеше 77% ка бәяләнә. Бу атнада Казанда бер объект тапшырылды.
«Мәдәният» тармагының 24 объектын ремонтлау буенча 5 балалар сәнгать мәктәбе буенча эшләр 92% тәшкил итә. Мәдәни билгеләнештәге 19 объект буенча төзелеш-монтаж эшләре 80% ка җиткән. Узган ике атнада Биектау, Балык Бистәсе һәм Әгерҗе районнарында 3 объектта эшләр төгәлләнде.
Яшьләр сәясәте өлкәсенә 28 объект керә. 7 яшьләр үзәге буенча ремонт 38% ка башкарылган, 9 балаларны савыктыру лагере буенча - 48%, 6 яшүсмерләр клубы буенча - 70%. Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау буенча гомуми күләмнең 35% ы башкарылган.
21 объект «Экология» өлкәсендә гамәлгә ашырыла. Алар буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 85% ка җиткән. Мамадыш, Спас, Әгерҗе, Биектау районнарында төзелеп беткән 13 объектның 4сен подрядчылар узган 2 атнада тапшырган.
Хезмәт министрлыгы линиясе буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында ремонт 93% ка башкарылган узган атнада Арча һәм Түбән Кама районнарында 2 объект тапшырылган.
Урман хуҗалыгы министрлыгы юнәлеше буенча урманчылар биналарын ремонтлауның гомуми эш күләменнән 83% башкарылган.
Подрядчылар планлаштырылган күләмнең 70% Спорт министрлыгы объектлары буенча тәмамлаган. Ике атна эчендә Биектау һәм Алабуга районнарында берәр объект тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биналарын ремонтлау буенча программа тәмамланырга 1% калды. 16 объектның 2сендә подрядчылар эшне дәвам итә. Узган атнада Чүпрәле һәм Әтнә районнарында объектлар тапшырылды.
Хәрби комиссариатларны ремонтлау 87% ка җиткән, муниципаль архивларны - 50% ка, иҗтимагый судлар биналары - 92% ка, Росгвардия карамагындагы биналар - 80% ка башкарылган.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 33 муниципаль берәмлек буенча 490 йортта эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 86% ка башкарылган,сезонлы эш төрләре - 84%. Подряд оешмалары тарафыннан соңгы ярты айда 22 муниципалитеттагы тапшырылган 105 объектны исәпкә алып, 257 йортта эшләр тәмамланган.
Министр халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасына аерым тукталды. Үткәрелгән анализ нигезендә, агымдагы елның июлендә республика буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләүләрен җыю дәрәҗәсе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,7% ка кимегән һәм 103,4% тәшкил итте. Агымдагы елның гыйнвар-июль айларында халыкның түләүләрен җыю дәрәҗәсе Татарстан буенча уртача 98,7% тәшкил итте. Бу узган ел күрсәткеченнән 0,1% ка югарырак. Уртача еллык дәрәҗә 99,2% тәшкил итте, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,4% ка түбәнрәк. Электрон форматтагы түләүләр өлеше гомуми күләмдә 76,2% ка җиткән.
Газ өчен вактытында түләнмәгән бурыч суммасы 1 августка 222 млн сум тирәсе тәшкил итә. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 13 млн сумга кимү күзәтелә.
Кулланылган электр энергиясе өлешендә бер ел эчендә 670 мең сум бурыч суммасының аз гына артуы теркәлә. 1 августка бурычларның гомуми суммасы 39 миллион тәшкил иткән.
Идарәче оешмаларның җылылык энергиясе өчен «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте алдындагы бурычы 1 август торышына 33 млн сумга кимегән һәм 128 млн сум тәшкил итә.