Рөстәм Миңнеханов: Татарстанлыларның хезмәт сөючәнлеге ярдәмендә безнең республика бүген уңышлы үсә

24.08.2024

Киләсе атнада, 30 августта, татарстанлылар республиканың төп дәүләт бәйрәмен - Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтәчәкләр. Казанда һәм башка муниципаль берәмлекләрдә чаралар Шәһәр көнен дә бәйрәм итәчәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештырырга йөкләде.

"Татарстанлыларның  хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә безнең республика бүген уңышлы үсә. Без Россиянең терәк төбәге булып торабыз. Татарстан илебезнең икътисадын һәм оборона куәтен ныгытуга зур өлеш кертә. Без республикабыз белән горурланабыз һәм аны яратабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шәһәр һәм район башлыкларына, республика хакимият органнары җитәкчеләренә бәйрәм чараларын оештыруга җаваплы карарга, аларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга, ветераннарга, шулай ук СВО каһарманнарына һәм аларның гаилә әгъзаларына аерым игътибар бирергә кушты.

"Иң мөһиме - барлык иминлек чараларын һәм иҗтимагый тәртипне тәэмин итәргә кирәк. Бу мәсьәлә хокук саклау структураларына гына кагылмый. Бу безнең уртак бурычыбыз", - дип ассызыклады республика Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.