Татарстан Рәисе: Яшьләр сәясәте - кеше капиталын үстерү өчен өстенлекле юнәлеш

23.08.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан глобаль яшьләр саммитының пленар утырышында катнашты. Чара Казан Ратушасында узды. Эштә шулай ук ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан глобаль яшьләр саммиты инде өченче мәртәбә уза. Әлеге мәйданчык яшьләргә иң яхшы тәҗрибә уртаклашуга, катнашучы илләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә торган уртак инициативалар булдыруга кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышырга мөмкинлек бирә. Быелгы саммитта 18 дәүләттән министрлык һәм ведомство җитәкчелеге, ИХО һәм аның махсуслаштырылган институтлары җитәкчелеге, шулай ук чит ил һәм халыкара оешмалар лидерлары катнаша.

"Безнең багланышлар шул исәптән „Россия – Ислам дөньясы“ стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында формалаша, мин аны ил Президенты йөкләмәсе буенча җитәклим. Россиянең ислам дөньясы һәм БРИКС илләре белән мөнәсәбәтләрен ныгытуда халыкара яшьләр хезмәттәшлеге мөһим роль уйный. "Россия – ИХО" юнәлеше буенча Росмолодежьның федераль проект офисы даими нигездә эшли. Яшь эшмәкәрләр, галимнәр, дипломатлар, мәдәният эшлеклеләре өчен халыкара вакыйгалар оештырыла. Спорт һәм физик культура үсешенә зур игътибар бирелә", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. Ул шулай ук барысын да киләсе елда Татарстанда узачак Яшүсмерләр ислам уеннарында катнашырга чакырды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшьләр сәясәте – Татарстан Республикасы һәм тулаем Россия Федерациясенең кеше капиталын үстерү өчен өстенлекле юнәлеше. Ул ассызыклаганча, бала үсешенә интернет һәм заманча цифрлы технологияләр зур йогынты ясый. Бу чакырулар көннән-көн җитдирәк була бара.

"Без виртуаль дөньяда үзебез өчен яңа күренешләр белән очрашабыз, алар аннары реаль проблемалар һәм шәхес куркынычсызлыгына янауларга әверелә. Болар барысы да бездән эшнең яңа сыйфатын таләп итә. Еш кына балалар һәм яшьләр үзләре өчен дәүләт тарафыннан булдырылган барлык мөмкинлекләр турында белми", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр аша балалар һәм яшьләр белән эшләү буенча бай тәҗрибә тупланган. Мәсәлән, «Сәләт» җәмгыяте мәдәни һәм тел кыйммәтләрен саклау өчен шартлар тудыра. «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте иҗади яшьләргә ярдәм итә. ТР предприятие һәм оешмаларының яшьләр советы һәм яшь галимнәр хәрәкәте эшләүче яшьләргә социальләшүдә ярдәм итә. Яшьләр дипломатиясе академиясе яшьләрне глобаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр тудыра. 2022 елдан Россия Президенты В.В. Путин патронажы астында балалар һәм яшьләр оешмаларын берләштерүче, бердәм тәрбия мохитен формалаштыручы «Беренчеләр хәрәкәте» яңа гомумроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте үсеш ала. 

"Саммит барышында сез заманча яшьләр сәясәте өлкәсендә бик күп мөһим мәсьәләләрне күтәрдегез. Ышанам, сезнең дискуссияләр нәтиҗәле үтте. Безгә кадрлар әзерләүдә, киләчәк буыннарны тәрбияләүдә, шулай ук яшьләребез өчен яхшы шартлар тудыруда иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу бик мөһим", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Саммитны Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы» халыкара оешмасы оештыра.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.