Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан глобаль яшьләр саммитында катнашучы илләрнең яшьләр эшләре һәм спорт ведомстволары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу Казан Ратушасында узды.
"Сезне Өченче Казан глобаль яшьләр саммитында сәламләргә шатмын. Без Казанда бу масштаблы халыкара чараны кабул итү мөмкинлеге белән горурланабыз. Татарстан башкаласында Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыклары җитәкчеләренең җыелуы яхшы гадәткә әверелде", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, быел саммитка БРИКС илләре вәкилләре дә кушылды: "Мондый формат – яшьләр сәясәтенең глобаль көн тәртибен формалаштыруда һәм халыкара мөнәсәбәтләрне цифрлаштыру һәм трансформацияләү чорында традицион кыйммәтләрне саклауда мөһим алым".
Республика Рәисе ассызыклаганча, Россиядә балаларны тәрбияләү һәм яшьләрнең тормышта үз юлларын табу өчен тигез мөмкинлекләр булдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. "Бу - Россиянең, аерым алганда, Татарстанның системалы һәм тотрыклы үсеше нигезе", - диде ул.
Бүген республикада яшьләр инфраструктурасы, балалар лагерьлары, яшьләр һәм яшүсмерләр клублары челтәре, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре бар. Шәһәр мохите актив үсә, авыл яшьләренә, яшь галимнәргә һәм яшь гаиләләргә ярдәм итү программалары эшли. Даими рәвештә тематик фестивальләр һәм форумнар уза. 2018 елда Татарстанда яшьләр сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру өчен җаваплы мөстәкыйль яшьләр эшләре министрлыгы оештырылды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, икенче ел Россия Президенты В.В. Путин патронажында ил масштабында «Беренчеләр хәрәкәте» үсә. Аның бурычы - төрле балалар һәм яшьләр оешмаларын, бердәм тәрбия мохите булдырып, бер системага берләштерү.
"Безгә ИХО һәм БРИКС илләре белән академик мобильлек программаларын үстерү кызыклы. Бүген республиканың югары уку йортларында 22 меңнән артык чит ил студенты белем ала", - диде Татарстан Республикасы Рәисе.
Ул ассызыклаганча, спорт һәм физик культура үсеше дә игътибар үзәгендә. Казан Универсиада-2013, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Футбол мундиале - 2018 кебек зур халыкара чараларны кабул итте. Агымдагы елда Казанда тарихта беренче «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС уеннары узды. Көз көне Казан БРИКС илләре дәүләт башлыклары очрашуын кабул итәчәк. Киләсе елда Татарстанда Яшүсмерләр ислам уеннарына әзерлек бара. "Бу чарада сезнең илләрдән спортчыларны көтәбез", - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе делегатларга.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия үрнәгендә яшьләрнең мәдәниятләр күптөрлелеге, милләтара татулык һәм динара багланышлар, үзара файдалы халыкара хезмәттәшлек яклы булуларын күреп була. Быел безнең илдә масштаблы халыкара яшьләр вакыйгасы – Сочида Бөтендөнья яшьләр фестивале узды, ул 188 илдән 20 меңнән артык кешене берләштерде. Татарстан фестивальнең төбәк программасын март аенда кабул итте һәм 49 илдән 100 делегатны каршы алды.
Рөстәм Миңнеханов киләчәктә дә халыкара балалар һәм яшьләр өчен стажировкалар, яшьләр сәясәте буенча иң яхшы тәҗрибәләр алмашу мәсьәләләрендә хезмәттәшлекне үстерергә өндәде, алар яшьләргә төрле мәдәниятләр белән танышырга, шулай ук уртак проектлар булдырырга ярдәм итәчәк. "Бу глобаль тотрыклылыкны арттыруга ярдәм итәчәк. Ышанам, бүген безнең уртак традицион кыйммәтләребез нигезендә икътисадта да, мәдәнияттә дә, спортта да, яшьләр сәясәтендә һәм мәгарифтә дә киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү өчен барлык шартлар да бар. Татарстан һәм Россия моның белән кызыксына һәм хезмәттәшлеккә һәрвакыт ачык", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда Ливия, Чад Республикасы, Мозамбик, Камерун, Фәләстин, Казахстан, Көньяк Африка Республикасы, Сьерра-Леоне Республикасы, Ливан, Сенегал, Алжир, Мисыр, Әзербайҗан, Буркина-Фасо, Оман һәм Төрекмәнстан яшьләр эшләре һәм спорт ведомстволары вәкилләре катнашты.