Рөстәм Миңнеханов ИХО яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты

23.08.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ИХО Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты. Очрашу Казан Ратушасында узучы Казан глобаль яшьләр саммиты кырларында үтте.

Рөстәм Миңнеханов Таха Айханга Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән гуманитар партнерлыгын үстерү кысаларындагы уртак эше өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең ярдәмегез белән без быел өченче Казан гобаль яшьләр саммитын уздырабыз, ул Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының яшьләр башкаласы статусына әверелде. Быел чараны дөньяның 43 иленнән 100 дән артык делегат кабул итә", - диде ТР Рәисе. 

Ул билгеләп үткәнчә, быел май аенда KazanForum кырларында гадәттәгечә ислам илләреннән яшь дипломатлар һәм эшкуарлар форумнары узды. Моннан тыш, «Беренчеләр хәрәкәте» нигезендә Халыкара балалар оешмалары ассоциациясе төзелде. 

"Без яшьләр багланышларын һәм проектларын үстерү, Татарстан яшьләренең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы институтларының тиешле яшьләр программаларында катнашуы белән кызыксынабыз", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.