Рөстәм Миңнеханов «Русское поле-2024» форумының пленар утырышында: Мондый форумның Татарстанда узуына без чын күңелдән шатбыз

23.08.2024

Бүген Казанда «Русское поле-2024» бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының пленар утырышы узды.

Форумның пленар утырышы «Корстон» комплексы мәйданчыгында уза, анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, агросектор вәкилләре, тармак экспертлары катнаша.

Искәртик, Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының актив эшлекле программасы 22 һәм 23 август көннәрендә уздырылды. Игътибар үзәгендә - селекциянең яңа ысуллары, кадрлар проблемалары, фән һәм бизнесның үзара бәйләнеше, Россия орлыкларын экспортлау һәм башка мәсьәләләр.

Пленар утырышта катнашучылар алдында кереш сүз белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Оксана Лут чыгыш ясады. Ул Россия агросәнәгать комплексының бурычлары һәм куелган максатларга ирешүдә илебез селекциясенең роле турында сөйләде.

"Россия селекционерларының төп бурычларыннан берсе - сортлар һәм гибридлар булдыру, алар хәзер, үзгәрүче климатны һәм җитештерү күләмен арттыру бурычларын исәпкә алып,  Татарстанга гына түгел, ә тулаем Россиягә кирәк. Икенче юнәлеш - биотехнологияләр. Бүген без Татарстанда биотехнологияләр үсеше перспективалары буенча очрашулар уздырдык. Без республика кысаларында Россиягә кирәкле барлык органик аминокислоталар, витаминнар җитештерү буенча зур биотехнологик кластер урнаштырырга мөмкин дип саныйбыз, монда юнәлешләр бик күп. Аларны тормышка ашырырга мөмкин. Без ышанабыз, барлык ярдәм чараларын исәпкә алып, 2030 елга Россия Федерациясе өчен кирәкле тәэмин ителеш параметрларына ирешә алачакбыз", - диде Оксана Лут.

Рөстәм Миңнеханов агробизнес кунакларын һәм экспертларын сәламләп: "Мондый форумның Татарстанда узуына без чын күңелдән шатбыз", - диде.

"Без алдагы форумнарга җитдирәк әзерләнәчәкбез, - дип вәгъдә итте ул. – Бүген яңа мәйданчык – Агробиотехнопарк ачуыбызга мин бик шат. Без анда бүген күргәннәрнең барысы да - эксперименталь участоклар, яңа лабораторияләр – болар барысы да бу мәсьәләләргә, шул исәптән шәхсән авыл хуҗалыгы министры Оксана Николаевнаның да, җитди игътибар бирүе турында сөйли. Татарстан сезнең белән! Бүген биредә булуыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә һәм сезне киләсе елгы форумга чакырам. Барыгызга да уңышлар һәм яхшы эш".  

Утырыш барышында катнашучылар Россия селекциясе үсеше нәтиҗәләре һәм перспективалары, базарны үзебезнең орлыклар белән тәэмин итү, фәнни кадрлар әзерләү һәм тармак өчен мөһим булган башка темалар турында фикер алышачаклар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.