Бүген Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут очрашты. Очрашу «Корстон» эшлекле үзәгендә «Русское поле – 2024» бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумы кысаларында узды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Татарстанны агросәнәгать комплексын үстерү өлкәсендә төп төбәкләрнең берсе дип атады. "Соңгы елларда авыл хуҗалыгы культураларының җитештерелә торган күләмнәре планлы рәвештә арта. Терлекчелек буенча Татарстан төп сөт җитештерү үзәге булып тора. 2030 елга Россиядә 39 млн тонна сөт җитештерү планлаштырыла. Татарстан Республикасы аграрийларын лаеклы өлеш кертер дип көтәбез. Ел саен төбәктә яңа сәнәгать проектлары арта бара. Чимал эшкәртү яхшы темплар белән үсә, төбәкнең экспорт потенциалы бик яхшы", - дип ассызыклады Оксана Лут.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгын нәтиҗәле үстерү өчен фәнне һәм фәнни технологияләрне үстерергә кирәк. «Агробиотехнопарк»ның бүгенге ачылышы да шуңа юнәлдерелгән.
"Татарстан - эре агросәнәгать төбәге. Сүз җитештерелә торган продукция турында гына түгел, ә авыл кешеләренең тормыш-көнкүреше хакында да бара. Минем Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан коллегаларыбызга республикага ярдәмнәре, мөһим дәүләт программаларын гамәлгә ашырулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без дә һәр көнне диярлек үзебезнең аграрийларга ярдәм итүгә зур акчалар җибәрәбез", - дип өстәде республика Рәисе.